Главная Новости “Мин кулыма китап алам”

“Мин кулыма китап алам”

21 апрель көнне Саба район балалар китапханәсе китапханәчеләре Саба урта мәктәбенең 1 “Б” сыйныф укучылары өчен шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Мин кулыма китап алам” – интелллектуаль уен үткәрделәр. Уен: “Г.Тукайның тормыш юлы”, “Г.Тукай әсәрләре буенча фикер алышу”, “Табышмак аша Г.Тукай әсәрләрен таныйбыз”, “Сез игътибарлымы”, “Серле сандык” дип исемләнгән бүлекләрдән торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чараның икенче өлешендә “Г.Тукай иленә сәяхәт” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

22TdO0FNMYoW7xLnwyhu_W8f2Ku1D_O0AWKsfdKUJXBN_KzkHneIR0NOujkkidL_itWfkbGoboID92LgsYWW4Zk9
Tgn4PaxRP3xpB1x6oBlH89Z_hqiWoWXQM2MLaahe9u4wvMUeOfYGBFyPq9tI0tM5IGdQUIJeu-UUobBXkkDoFA1I